Конспект на тему: "Прощание с Алифба"

Автор: Баязитова Ляйсан Салаватовна

Дата публикации: 28.03.2016

Номер материала: 1562

Конспекты
Родной язык (не русский)
1 Класс

Әлифба бәйрәме

Укытучы:

Кадерле укучылар! Сезне мәктәп дигән белем йортындагы беренче җиңүегез – Әлифбаны өйрәнүне тәмамлавыгыз белән чын күңелдән котлыйм. Хәрефләр белән танышу, алардан сүзләр төзү җиңел булмады. Әмма сез тырышып белем алдыгыз: укырга, язарга, санарга өйрәндегез.

Әлифба үзара дус, әдәпле булырга, укучылар өчен кагыйдәләрне үтәргә өйрәтте.

Хөрмәтле ата-аналар, укытучылар,  кунаклар! Һәрберегезне бу олы бәйрәм белән тәбрик итәм. Балаларның әлифбаны яхшы үзләштерүендә сезнең дә өлешегез бар. Хәзер сезнең балаларыгыз чын мәгънәсендә укучылар булдылар.

Укучылар:

Әйе, без хәзер балалар гына түгел, без хәзер укучылар.

(чиратлап):

  • Укытучы әйтсә, бас.
  • Ул рөхсәт иткәч, утыр.
  • Сөйлисең килсә әгәр,
  • Кулыңны гына күтәр.

Укытучы:

Бүгенге бәйрәмгә сезнең якын дустыгыз–

Шәвәли килде.

Муз. пауза. Шәвәли керә:

Шәвәли.

Мин – Шәвәли

Шук малай,

Үткен малай,

Ут малай!

Мин бик уңган,

Өлгер мин,

Юк – бар белән

Көлдермим!

Бик тапкыр мин

Җыйнак мин,

Мин,

Мин,

Мин бик

Тыйнак мин!

Исәнмесез, нәни дусларым!

Укучылар:

Исәнме, Шәвәли.

Бәйрәмгә рәхим ит.

Шәвәли:

Әйтегез әле, алты яшьлек укучыларны мәктәптә нәрсәгә өйрәтәләр?

Укучылар (чиратлашып):

  • Укырга.
  • Язарга.
  • Санарга.
  • Дус, тату булырга.
  • Җырларга, биергә
  • Туган илне,
  • Туган телне сөяргә
  • Һәрвакыт намуслы,
  • Чын кеше булырга.

Шәвәли:

Әфарин! Әйтегез әле, “Әлифба” сүзе нинди хәрефләрдән төзелгән? Әйдәгез әле, “Әлифба” сүзен төзеп күрсәтегез.

Укучылар. (Әлифба)

Ә хәрефе.

“Әни” дип, телем ачылган

Әни сөйгән, назлаган.

Кайсыбыз соң дәфтәренә

“Ә” хәрефен язмаган?

“Л” хәрефе.

Ә мине беләсезме?

Өйрәндегез күп хәрефләр,

Тырышып, түгеп тирләр.

“Л” хәрефенә башлана

Кайсыгызның исемнәре?

“И” хәрефе.

Иген үскән, биек үскән,

Башаклары тулып пешкән!

Комбайннар туктап тормый,

Ашлык суга җырлый-җырлый.

“Ф” хәрефе.

Фил бүрәнә ташып йөри

Кара урман эчендә

Һаман тора күз алдында,

Күрсәм дә тик төшемдә.

“Б” хәрефе.

Бәр барабан, уйна быргы,

Бар кешеләр ишетсен.

“Б”дан башка бәйрәм югын

Барчасы күреп торсын!

“А” хәрефе.

“А” хәрефе алмада

“А” хәрефе агачта.

“А” хәрефен яратабыз,

Өйрәнәбез иң башта.

Укучылар барыгыз бергә:

Әлифба, син алып кердең

Безне белем иленә.

Ялкаулык та, тырышлык та

Шушы илдә беленә.

Муз. пауза: Белмәмеш керә.

Шәвәли: Безнең бәйрәмгә Белмәмеш тә килгән.

Белмәмеш: Исәнмесез, укучылар!

Укучылар: Шәпме, Белмәмеш?

Белмәмеш:

Мин сезгә мәкальләр алып килдем. Игътибар белән тыңлагыз.

Һөнәрле үлмәс, һөнәрсез көн күрмәс.

Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз. Эшли дә бел, уйный да бел. Эшле кеше – көзен көчле кеше.

Бу мәкальләр сезне нәрсәгә өнди?

Укучылар:

Хезмәтне яратырга.

Белмәмеш:

Әлифба сезне өлкәннәр хезмәте белән дә таныштырды.

Муз. пауза:

Кызыл калфак:

Әлифбадан сез зирәк, тапкыр булырга өйрәндегез. Шуңа күрә мин сезгә берничә мәсьәлә алып килдем. Алар белән таныштырыйм әле. Сез мәсьәләләрнең җавапларын әйтерсез.

Кызыл калфак:

1. Керпе гөмбәгә барды,

 9 ак гөмбә тапты

3не куйды энәсенә,

Калганын – кәрзиненә,

Керпе ничә гөмбәне,

Кәрзиненә куйды

2. 7 малай урамга

Чыкты футбол уйнарга.

3әү килде тагын да,

Исәплә син барын да?

3. Ак каенга 3 чыпчык,

Түбәдә 5 сыерчык.

Әйтмәс микән берегез

Барысы ничә кошчык?

4. Айдар китте урманга,

Тәмле җиләк җыярга.

Менә 10 җиләк тапты,

5не авызга капты

Ничә калыр чиләккә?

Уйла, тизрәк исәплә?

Муз. пауза:

Карандаш.

Миндә бик күп табышмак,

Тапкыр булсаң, уйлап тап!

Су түгел– сыек,

Кар түгел– ак.

                        (сөт)

Ашамый, эчми,

Көне-төне эшли.

                        (сәгать)

Теле юк, үзе аңлата.

                        (китап)

Кешенең дусты,

Йортның сакчысы.

                        (эт)

Муз. пауза:

Укытучы:

Әлифба сезгә матур-матур шигырьләр дә өйрәтте. Берничә шигырьне сөйләп күрсәтегез әле.

1нче укучы:

Бәйрәм бүген, бәйрәм бездә –

Көттек ярты ел буе,

Котлы булсын, котлы булсын

Әлифба сабан туе.

2нче укучы:

Һәр хәрефең белән синең

Таныштык берәм-берәм,

Инде барлык китапларның

Сер ачкычларын беләм.

3нче укучы:

Беренче китап син булдың,

Әлифба дус, хуш инде

Юк ла, хуш димик, исән бул–

Син аерылмас дус инде!

4нче укучы:

Әлифбабыз – Әлиф бабай

Әлифба – Әлиф бикә,

Кайчан сентябрь җитәр, дип

Яңа дусларын көтә!

5нче укучы:

“А”дан башлап “Һ”гә чаклы

“Аһ” итсәк тә өйрәндек,

Әлифбадан туган телнең

Моңнарына көйләндек.

6нчы укучы:

Рәхмәт инде, ярты елда

Син бер еллык үстердең:

Яңа баскычка күтәрдең –

“Туган тел”гә күчердең.

Хор. “И туган тел” Г.Тукай сүзләренә җыр.

Укучылар, бәйрәмгә кемдер җитми шикелле. Кемебез юк микән?

Укучылар: “Әлифба”

Әлифба керә:

– Исәнмесез, балалар! Исәнмесез, кадерле кунаклар! Әйдәгез әле, дуслар, кунакларга әлифба китабыннан шигырьләр, хикәяләр укып алыйк.

Укучылар укыйлар:

Әлифба:

Яхшы. Мине бөтен укучылар да әйбәт укый белә икән. Бик яхшы. Мин сезне иң башлап укырга һәм язарга өйрәттем, ләкин бөтен нәрсәгә дә өйрәтеп бетә алмадым. Сезнең алда зур һәм биек фән тавы бар. Сез шул тау башына менү өчен тырышып укырга, фән нигезләрен үзләштерергә тиешсез.

Тырыш булыгыз укуда,

Тырышны сөя белем.

Халкың шатлансын сезгә,

Куансын Туган илем.

Укучылар:

Әлифба, син алып кердең

Безне белем иленә.

Ялкаулык та, тырышлык та

Шушы илдә беленә.

Укытучы:

Безнең балалар әлифбаның һәр хәрефенә багышлап шигырь сөйләп күрсәтәселәре килә.

“А” хәрефе:

Алма диләр алларын да,

Яшелен дә, агын да

Гел аласы килеп тора

“Алма!” – дигән чагында.

“В” хәрефе:

Велосипед алдык әле,

Миңа түгел, бабайга.

Җиде түгел, җитмеш яшьтә,

Җитез йөри алай да.

“Ч” хәрефе:

Чебиләрем сап-сары,

Бигрәк матур чаклары.

Кызгансыннар, дип, юри

Кайберсе елап йөри.

“Ү” хәрефе:

Үлән көмеш чыкка чумган,

Мең тамчыда, мең кояш.

Шул сурәтне ясыйк әле,

Син дә кил, дустым, буяш!

“Ш” хәрефе:

Шалкан быел бик уңган,

Самавар хәтле булган

Якын йөрмә, ерак тор –

Сөйри аны ... трактор!

“Ө” хәрефе:

Өй бурыйлар абыйларым,

Оча гына йомычка

Шуны җыеп өя барам –

Мин дә ярыйм йомышка!

“П” хәрефе:

Песи: “Мияу, мияу, – ди, –

Мин һәрвакыт уяу, – ди, –

Тычкан тотам, май ашамыйм,

Хуҗам җыеп куя!” –ди.

“Б” хәрефе:

Бака – бака, ба-ка-ка!

Бака җәйне ярата.

Болыт күрсә: “Яңгыр килә!” –

Диеп хәбәр тарата.

“Й” хәрефе:

Йомган кебек түгәрәк,

Йомшак кына тәгәрәп

Көчек ишегалдында

Йөгерә анда- монда

“Г” хәрефе:

  • Гөмбә, гөмбә, гөлмбәкәй,

Нигә син бик бәләкәй?

  • Иртән чык эчәр өчен,

Кичкә зур үсәр өчен.

“К” хәрефе:

Кызылканат тарта дисәм,

Кысла капкан кармакны

Ычкындырыйм дигән идем,

Кысты куйды бармакны!

“У” хәрефе:

Умарта кортының иле

Ничек урый әнкәне

Утлау кызлар да шулай

Урап алды Газзәне.

“Х” хәрефе:

Хат язган солдат абыем,

Кайтырмын, дигән, көзгә;

Киемнәрен үзе кияр,

Йолдызы булыр безгә.

“Җ” хәрефе:

Җәен тоткан әти кичә

Симез балык, дәү балык.

Авыр булгач, алып кайткан

Аны “Камаз”га салып.

“Д” хәрефе:

Дәфтәр һәрчак чиста минем –

Бөгәрләмим читләрен,

Матур-матур төсләр белән

Бизим әле битләрен.

“О” хәрефе:

Орчык әйләнә зырлап,

Әби җеп эрли җырлап.

Абыем белән безгә

Оекбаш бәйли көзгә.

“Э” хәрефе:

Элгеч биек, шуңадырмы

Өзелгән бит элмәгем.

Тегәргә дип тотындым да...

Энә саплый белмәдем.

“Т” хәрефе:

Тау шуабыз шаулашып,

Төшәбез җыйнаулашып.

Шунда берәү чәүмәлә –

Өелә дәү чүмәлә.

“Ң” хәрефе:

Таңда, чаңда, чыңда бар ул,

Чаңгыда бар, тауда юк

Сәер хәреф: ахырда бар,

Урта да бар, алда юк.

“Ж” хәрефе:

Журнал бу, – ди апам миңа, –

Укырбыз синең белән.

Әйтмәсә дә таныйм инде,

“Ялкын” икәнен беләм!

“Ы” хәрефе:

Ылыс исе бөркеп тора

Өй түрендә чыршыбыз.

Кыш бабайдан бүләк алды

Бүген иң шәп җырчыбыз.

“Ь” хәрефе:

Аера да, нечкәртә дә –

Шундый билге нечкәлек.

Кирәк сүздә язмый калсаң,

Бозылачак эчтәлек.

“Ц” хәрефе:

Цирк кордык бакчада,

Кирәк түгел акча да

Көлми генә түзегез-

Артистлары үзебез.

“Ю” хәрефе:

Юрган сырып бирде миңа

Әнием матур итеп

Үскәч аңа мин тегәрмен

Шыгырдап торган читек.

“Щ” хәрефе:

Щетка да бар, порошок та,

Җылы су да, сабын да.

Бик тырышып юынам мин

Күмәч көтә табында.

“С” хәрефе:

Сыбызгы да сызгыртырмын,

Болай тавышлансагыз

Милиционер булды бит

Хәзер Хәлим абзагыз!

“Ъ” хәрефе:

Тәүфикъ, Яхъя исемнәрен

Язалар икесе дә

Тартышалар – бер катылык

Билгесе икесенә.

“Р” хәрефе:

Рәсем ясый беләм инде,

Белмим тик яза гына.

Язарга да өйрәнермен

Әле ел азагына.

“Л” хәрефе:

Өйрәндем мин күп хәрефләр

Тырышып тирләр түгеп

Мин яратам “Л” хәрефен

Кабатлыйм “Ләйлә” диеп.

“М” хәрефе:

Мәктәп-мәктәп уйный дуслар,

Кем укыта, кем яза.

Тагын бишле алдым! – диеп

Сөенеп йөри Мортаза.

“Ә” хәрефе:

Әти, дигәч, күз алдына килә

Көчле кул да, чыдам беләк тә.

Әни кебек, әти дә бер генә,

Шуңа күрә әти терәк тә.

“Я” хәрефе:

Яңгыр ява, яңгыр ява,

Хуш ис белән тулды һава.

Исем китеп карап торам –

Диңгез булган безнең урам!

“Е” хәрефе:

Елга тулып боз ага,

Сокланабыз без аңа.

Кояш көлә, көн аяз,

Бозга басып килә яз.

“З” хәрефе:

Зелпе куагы таптым,

Карагач, шаклар каттым:

Бар икән бит күзләре,

Шундый матур үзләре.

“Н” хәрефе:

Нарат үскән бигрәк биек,

Китә болытлар тиеп.

Тора баһадир сыман ул,

Яшел түбәтәй киеп.

“Һ” хәрефе:

Һава тоташ зәңгәр генә, –

Бер болыт та юк бүген,

Капламасын кара болыт

Туган илебез күген!

Концерт номерлары

Укытучы.

Әйе, укучылар күреп торам, сезгә Әлифба белән хушлашу бер дә җиңел түгел.Чөнки ул сезнең әниегез кебек булды. Әниләрегез сезне сөйләшергә өйрәткән булса, Әлифба сезне укырга, язарга өйрәтте.

        Кадерле әти-әниләребез! Әлифбаны укырга өйрәнгәндә сезнең дә ярдәмегез бик зур булды.

        Укучылар бергә:

        Рәхмәт сезгә барыгызга!

        Рәхмәт сиңа, Әлифба!