Татарский язык.Тема :Юк дип әйтмә, бардыр ул...

Автор: Преснова Гузель Гаяровна

Дата публикации: 29.03.2016

Номер материала: 1641

Презентации, Конспекты, Тесты, Прочие методические материалы
Родной язык (не русский)
5 Класс

Тема :Юк дип әйтмә, бардыр ул...

Планлаштырылган нәтиҗәләр:

Метапредмет-рус әдәбияты белән чагыштырып ,мифик образлар сүрәтләнгән әсәрләрне анализлау.

Предмет- Г.Тукайның тормыш юлы һәм иҗаты турында белемнәрне үзләштерү, “Су анасы”әкиятен өйрәнү ;”шигъри әсәр”,”әкият-поэма”төшенчәләрен аңлату.

Шәхескә кагылышлы –укучыларга,әсәрдән чыгып,кеше әйберен сораусыз алырга ярамаганлыкны аңлату.

Материал :дәреслек(1кисәк,44-45нче битләр),эш дәфтәре(14-15нче битләр),мультфильм.

Җиһазлау: мультимедиа проекторы, экран, Г.Тукай  китаплары, презентация.

Дәрес барышы:

1.Мотивлаштыру-ориентлаштыру

1.Дәресне оештыру.

Исәнмесез, диеп башлыйк әле,

Танышу бит шулай башлана.

 Сезнең белән очрашуга, дуслар,

 Күңелебез шундый шатлана.

2.Өй эшен тикшерү.

3.Актуальләштерү.

-Укучылар ,сезнең йорт ияләре,су аналары, убырлы карчык, шүрәлеләр турында әкиятләр, мультфильмнар ,кинофильмнар караганыгыз бармы?

-....

-Сез аларның барлыгына ышанасызмы?

-...

-укучылар ,бүген дәрестә автор язган әкият  турында сөйләшәячәкбез.

-Г.Тукайның тормыш юлы һәм иҗаты белән танышабыз, “Су анасы”әкиятен өйрәнү.

2.Уку мәсьәләсен өлешләп чишү этабы.

1.Автор белән танышу.

- Слайд 1-7.язучының китапларын,әсәрләрен күрсәтеп, тормышы һәм иҗаты белән таныштырырга.

- Бер укучы   дәреслектән Г.Тукай турында белешмәне укый.(44бит)

 Г.Тукай (Габдулла  Мөхәммәтгариф улы Тукаев)1886нчы елның 26нчы апрелендә Татарстанның хәзерге Арча районы Кушлавыч авылында туа.

 Кечкенәдән ятим калып ,бик күп авырлыклар күрә.Үзе яшәгән урыннарда халык авыз иҗаты белән кызыксына, халык әкиятләре, мифлар тыңлап үсә,. Талантлы шагыйрь була. Зурлар өчен  шигырьләр белән бергә, балалар өчен шигырьләр ,әкиятләр ,әкият-поэмалар да яза.

-укучылар хәзер тикшереп алабыз Г.Тукай иҗатын исегездә калдырганыгызны.

-....

- 1- 2нче биремнәрне эшләү.(слайд 8)  

Слайд 9-10

Карточкалар белән эш.

1.Дөрес җавапка “+” тамгасын куегыз.

Габдулла Тукай -----

Шагыйрь   -----

Прозаик ------

Драматург ------

Артист------        

2.Габдулла Тукай кайда туган ?Дөрес җавапка янына “+” тамгасын куегыз.

Арча районы Кырлай авылында______

Арча районы Кушлавыч авылында_____

Арча районы Сасна авылында ______

Арча районы Өчиле авылында _______

2.Сүзлек белән эш.

1)Укытучы сүзләрне укый ,укучылар аның артыннан кабатлый.Авыр сүзләрне аерым укучыларны  кабатлаттыра.

Слайд11

басма-мостик

җен- черт,бес

тарак- гребень,расческа

як- ягымда –в округе

элдем-здесь:схватил

вә

ашыгам-тороплюсь

тирлим-потею

пешәм, кып-кызу уттай янам-здесь:как в огне горю

слайд12

баккан идем-посмотрел

харап эш - плохи дела

Су анасы –Водяная

карак-вор

качам- здесь:убегаю

куа- гонится

кыр –поле

тыныч- тишина, здесь:тихо

ичмасам- вперегонки

слайд13

күтәрелде барча эт- здесь:залаяли все собаки,

бертуктамый- беспрестанно

өрә- здесь:лают

җайланды- наладилось

тынычландым- успокоился

сусау(су эчәсе килү)- сильно хотеть пить

кыйсса-здесь:все, что произошло

уйлый эченнән әллә ни- здесь:в душе у нее не спокойно

2)Укытучы русчасын әйтә, укучылар тәрҗемәсен әйтә.

3)сүзләрнең дөрес мәгънәсен (тәрҗемәсен)табыгыз .

Карточкалар белән эш.(14 слайд)

Кыр                                гонится

Сусау                              поле

Карак                              Водяная

Куа                                  вор

Су анасы                         жажда

Өрә                                  лают  

3 Габдулла Тукайның “Су анасы” әкиятен уку.

1.Укытучы әкият-поэманы өзекне сәнгатьле укый.

(44-45бит)

2.Укучылар әкиятне үзлекләреннән укыйлар.

3 .Укучылар әкиятне чылбыр буенча укыйлар.

4.Укчычылар кыскача тәрҗемә итәләр.

5.Укытучы сораулар бирә.

-Балалар, әкияттә кайсы ел фасылы сүрәтләнгән?

-...

- Анда кемнәр турында сүз бара?

-...

Мультфильм карау «Су анасы» 4мин.30сек.

Физкультминутка(күрсәтәләр)

Малай йөзә, чәчрәтә,чума,

Су анасы чәчен тарый, су анасы малай артыннан чаба, кычкыра,

Малай курка,

Эни орыша,

4.Теоретик материал белән танышу.

1.Укытучы төшенчәләрне укый, тәрҗемәсен укучылар үзләре укый. (15-16 слайд)

-Укытучы укый :

Шигъри әсәр –геройның хис һәм кичерешләрен чагылдырган тезмә әсәр.Ул ритмга ,рифмага корыла.

-Укучылар укый:

Стихотворное произведение в стихосложной  форме передает чувства, мысли, переживания героя, имеет свой ритм и рифму.

Укытучы укый :

Әкият-поэма –әкият нигезендә, лиро-эпик әсәр(поэма)формасында язылган арадаш (смешанный)жанр төре.

Укучылар укый:

Поэма-сказка –синтез жанровых свойств, мотивов народных сказок и лирических форм.

2.Укытучы, укучылар белән төшенчәләр турында әңгәмә оештыра.

-“Су анасы” әкиятен шигъри әсәр дип әйтеп буламы?

-...

-Ни өчен?

-....

5.Биремнәр һәм сораулар ,эш дәфтәрендә эшләү.

Слайд 17

1.-Укучылар, сорауларга җавап бирегез ,дәреслектәге 3-8 биремнәрне эшләү.46-47битләр. (Телдән)

2.Эш дәфтәрләрендә эш.

1нче күнегүне эшләү .

Су анасы малайларга нәрсә дип кычкыра?Текстан табып языгыз.

_____________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________

2нче күнегүне эшләү.

Дөрес җавапка “+”тамгасын куялар.

.Малай әнисенә таракны кайдан алдым ,ди?Дөрес җавапка “+”тамгасын куегыз.

Таптым ,ди_____

Урладым, ди______

Бүләк иттеләр,ди_____

Дустым бирде,ди _______

3.Рефлексия .

1.Рефлексив кабатлау.

-Укучылар, малайның таракны сорамыйча алып китүе ничек дип атала?

-....

-Укучылар , малайның әниче ни өчен эченнән әллә ни уйлады икән?

-...

2.Бәяләү.

3.Өй эше: 12-13биремнәрне эшләргә.

4.Алдагы дәрескә проблема кую.

-Укучылар, “Су анасы” әкияте буенча нәрсәләр эшләнгән?

-(Мультфильм, спектакль, картиналар, һ.б.)

-Аларны кайларда караганыгыз бар?

Татарстан Республикасы Тәтеш муниципаль районы

Татарстан Республикасы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениясе

 «Нармонка гомуми белем мәктәбе”

Ачык дәрес

“Юк дип әйтмә, бардыр ул...” темасы буенча 5нче сыйныфта әдәбият дәресе

                                        Укытучы: Преснова Гүзәл Гаяр кызы