Доклад на тему:"Әдәбият дәресләрендә толерантлык тәрбияләү."

Автор: Салахова Эльвира Махмутовна

Дата публикации: 02.04.2016

Номер материала: 1795

Скачать
Прочие методические материалы
Родной язык (не русский)
Без класса

Әдәбият дәресләрендә толерантлык тәрбияләү.

Бер милләт вәкиленең икенчесенә карата булган түземлелек (толерантлык)

хисләрен тәрбияләүдә әдәбият дәресләренең әһәмияте зур.

Әдәбият укытучысына- ул рус әдәбятын укытамы, татар әдәбиятынмы - үз

фәне белән генә чикләнергә ярамый. Аңа үзе укыта торган әдәбияттан башка

бүтән халыклар әдәбиятын, ул әдәбиятның тарихын да яхшы үзләштерү

зарури.

Татар һәм рус әдәбиятларын чагыштырып өйрәнү, ягъни интеграцияләү

яшь буында башка милләттән булган яшьтәшләренә карата кызыксыну һәм

ихтирам хисләре тәрбияләүдә мөһим урын алып тора.

Әдәбиятларны чагыштырып өйрәнүне югары сыйныфларда алып бару

отышлырак. Чөнки 9-11 сыйныфларда әдәби әсәрләр, әдәби процесслар,

әдәби юнәлешләр хронологик тәртиптә һәм тарихи яссылыкта өйрәнелә

башлый.

Мәсәлән:Г.Тукай һәм А.С.Пушкин иҗатындагы охшаш якларны, бүгенге

көнгә кадәр матбугатта басылып чыккан материалларга нигезләнү белән генә

чикләнмичә, тагын да тирәнрәк өйрәнүгә игътибар бирергә мөмкин.

Укучыларның эзләнү эшчәнлеге нәтиҗәсендә, рус һәм татар язучылары

арасында игътибар ителмәгән уртак яклар булуы ачыкланыла.

“Л.Толстой һәм Г.Ибраһимовның роман жанрын үстерүдәге роле”,

“Һ.Такташ һәм В.Маяковский поэзиясендә уртак яклар” (бу очракта,

әдипләрнең футуризм белән мавыгулары һәм иҗатларында уртак темалар

булуга әһәмият бирергә кирәк); “С.Есенин һәм Х.Туфан иҗатында лиризм”,

“С.Есенинның шәрык циклы һәм “Туфан строфасы”, “Ә.Еники һәм

В.Распутин әсәрләрендә буыннар бәйләнеше проблемасы”, “М.Лермонтов

һәм С.Рәмиев иҗатында романтизм” һәм башка шундый темалар буенча

дәресләр, сыйныфтан тыш чаралар уздырырга мөмкин.

Мондый чаралар төрле милләттән булган укучыларга башка милләт

культурасын (халыкның гасырлар дәвамында тупланган рухи кыйммәтләр

системасын) үзләштерүгә китерә. Индивидның нинди нормалар һәм


кыйммәтләр үзләштерүе аның яшәү рәвеше белән генә түгел , иң беренче

чиратта, аңарда тупланган белемнең дәрәҗәсе белән дә билгеләнә.

Поликультуралы шәхес тәрбияләү - бүгенге мәктәпнең иң мөһим

бурычы. Чөнки Кешелек дөньясының якты киләчәге, яшәеше - нәкъ менә

шундыйлар кулында.

Участвуйте в дистанционных мероприятиях Страны талантов

Страна талантов

Творческие конкурсы проводятся на темы острых социальных проблем страны для учащихся учреждений всех типов в возрасте от 5 до 25 лет.

Страна талантов

Олимпиады проводятся по всем общеобразовательным предметам.

Все победители олимпиад 2016-2017 учебного года получают дополнительные 5 баллов к результатам ЕГЭ
при поступлении в РГСУ.

Участникам

Страна талантов

Каждый участник получает именной диплом в печатном виде.

Победители получают именные дипломы, медали, блокноты, ручки и другие ценные призы.

Преподавателям

Страна талантов

Каждый преподаватель, чей участник стал победителем, и те преподаватели, которые заявили к участию 3 и более учеников, получают благодарственную грамоту в печатном виде.

Свидетельство о регистрации СМИ ЭЛ № ФС 77 - 59547
выдано 08.10.2014 г. Федеральной службой по надзору в сфере связи, информационных технологий и массовых коммуникаций. Категория 0+.

© АНО ДО «Страна талантов», 2010-2017. Создание сайта - IT DEV GROUP