татар теленнән диктантлар

Автор: Хамитова Резеда Рустамовна

Дата публикации: 15.10.2016

Номер материала: 2998

Прочие методические материалы
Родной язык (не русский)
4 Класс

Татарстан Республикасы Чистай муниципаль районы

“Мөслим урта гомуми белем мәктәбе”

Муниципаль бюджет белем бирү учреждениесенең

Нарат- Елга авылындагы филиалы

башлангыч сыйныф укытучысы

Хәмитова Резеда Рөстәм кызының

4 нче сыйныф өчен

татар теленнән диктантлар җыентыгы

2016-2017 нче уку елы

Аңлатмалы диктант

Көз якынлаша

Август ахырында җәйге шат урман моңсулык белән очраша.Куәтле имәннәр, аларның кече туганы өрәңгеләр, калын киемле юкәләр әде ямь-яшелләр, шат һәм көр күңеллеләр.Ә менә бөдрә каеннар, нечкәбил усаклар, зифа миләшләр көз якынлашуын әллә кайдан сизеп алганнар. Каенның нәфис яфраклары арасында алтынсу төскә кергәннәре шактый. Усак күп кенә яфракларын көрәнсу һәм лимон сарысына бизәп өлгергән. Ут тәлгәшле миләшнең телем-телем яфраклары да җимешләре кебек кызарганнар.

(64 сүз) (Р. Төхвәтуллиннан)

2 нче чирек

Контроль диктант

Хәлимә

Кышлакның иң читендә ялгыз бер өй булган. Бу өйдә үзенең Хәлимә исемле кечкенә кызы белән Мәрям исемле бер хатын яшәгән.Аларның ишегалларында тезелешеп гөлчәчәк куаклары үскәннәр.Хәлимә чәчәкләрне бик ярата торган булган.Иртәсен дә, кичен дә шунда була ул. Хәлимә әлеге куакларның кызыл яфракларын җыя да кояшта киптерә.Аннары шуннан чәй ясый. Бик тә хуш исле  була Хәлимәнең ул чәе.60сүз (Д.Аппаковадан)

Грамматик биремнәр

1.Бирелгән сүзләрне кертеп кушма һәм парлы сүзләр ясап яз: көн, бала.

2.Синонимнарын яз: авыр-..., салкын-....

3.Текстан бер сүзне сайлап алып, сүз төзелеше ягыннан тикшер.

3нче чирек

Контроль диктант

Сугыш һәм яз

Туплар гөрелтесенә кушылып, яз килде. Сугыш һәм яз. Берсе- үтерүче, берсе- тергезүче. Берсен берсе инкяр иткән ике дошман бергә җитәкләшеп килделәр. Туплар үкерде. Кешеләр үлдеэ Яз үзенең шифалы сулышы белән табигатьнетергезде.Агачлар бөреләрен ачтылар. Тургайлар һавага күтәрелде. Ояларда кайнар йомыркалар барлыкка килде. Солдатларның талчыккан йөзләре җиңү шатлыгыннан нурланды.

Буш арада без, солдатлар, сандугачларның сайравын тыңлап утырабыз. Өйләребезне сагынабыз. Баласы бары баласы сагынып көрсенә...

Ә сыерчыклар корт ташыйлар, бала туйдыралар...

Иртән... йортыбызның кәрнизе умырылып төшкән. Кәрниздәге сыерчык оясы җирдә кирпеч арасында аунап ята...84 сүз( И.Газидан)

Бирем

  1. Кайнар, шифалы сүзләренә синоним һәм антонимнар уйлап языгыз.

Якынча йомгаклау контроль эше(грамматик биремле диктант)

Олимпия уеннары.

Борынгы грек шәһәре Олимпиядә ярышлар – Олимпия уеннары оештырылган. Ул дүрт елга бер мәртәбә уздырылган. Олимпия уеннарында көчледән – көчле грек атлетлары йөгерүдә, сикерүдә, сөңге, диск ыргытуда, көрәшүдә, йодрык сугышында ярышканнар.

Ярышлар алдыннан һәр атлет спорт көрәшендә намуслы булырга һәм тиешле кагыйдәләрне бозмаска тантаналы ант бирергә тиеш булган. Олимпия уеннарында катнашучылар арасында ялганчыларга, каракларга урын булмаган.

Олимпия уеннары вакытында сугышлар туктатылган. Әлеге ярышларны бик күп кеше тамаша кылырга омтылган. Уеннарга шагыйрьләр һәм язучылар килгән. Алар анда үз әсәрләрен укыганнар.

Җиңүчеләрне бөтен шәһәр каршылаган.

Бирем.

  1. Исемнәрнең килешләрен билгелә:

I в. -  кагыйдәләрне, уеннарга;

  1. Сыйфатларны төрле дәрәҗәләргә куеп яз:

I в. – көчле, биек, кызыл;

Зат алмашлыклары

Аңлатмалы диктант

Аны һәркем ярата

Минем әнине бар кешедә ярата Ә мин аны бар кешедән дә артыграк яратам. Яратырлык шул минем әни! Ничек итеп яратмыйсың инде аны. Беркөнне менә нинди хәл булды.Безнең әнине күршедәге бер апа килеп чакырды. Бик ялынгач. Әни мине дә алып барырга булды. Без әни белән икәүләп киттек. Йөгерә-йөгерә бардык. Әни дә йөгерде, миндә. Шундый ашыккан вакытта комачавы да чыгып тора тагын. Капкаларын ачуга, бер зур эт өстебезгә ташланды. Мин алдарак идем. Ул туп-туры минем өскә килә. Әни эт белән минем арага кермәсенме!

Әни мине эттән саклап калды.Сез тагын аны шуның өчен генә ярата дип уйламагыз. Мин әниемне бигрәк тә кешеләрне авырудан котылдыруы өчен яратам.

Бирем. Зат алмашлыкларын табып, өстенә затын һәм килешен күрсәтергә.

Сан темасы.  

Күчереп язу.

Чәүкә

Җыелышта сүз Чәүкәгә бирелде.Ул сөйли башлады:-Без бик ишле.Без очканда йөзәрләп, бишәр йөзләп, хәтта меңәрләп очабыз. Без кешеләргә, елгаларга якын урыннарда торврга яратабыз.Безнең ояларыбыз бер-берсеннән беркайчан да ерак булмый. Без бер төп өянке башына утызлап, иллеләп оя ясыйбыз. Безнең бергәләп яшәү корткычларга каршы көрәшү өчен уңай.Г.Галиевтан)

Бирем. Саннар һәм саналмышларның астына сыз.

Изложение

Кечкенә умартачы

Чәй эчеп бетермәгән идек.Хәкимнәр килеп тә җитте. Тубал гына алып килмәгәгн икән ул. Калайдан ясалган төтен савыты, каен кайрысыннан ясалган кашык, җәтмәдән ясалган битлек, тагын башка нәрсәләр.

Хәким, битлекне кигәч, кулга кашыкны ипләп тоткач, тәмам кечкенә умартачы булды. Атасы янында йөри- йөри шомарган, умартачы булган да беткән икән. Ул төтен савытын кабызды да тубалны җиргә куйды.Аның эченә кортлар сарган ботакларны кертеп, аз гына төтен җибәрде. Ун минут эчендә агач ботагындагы кортлар тубал эченә кереп беттеләр.

-Беләсезме, ник тиз җыелдылар алар?-диде Хәким.Без бер сүз дә дәшә алмадык. Соравына үзе җавап бирде:-Тубалга лимон мае сөрткән идем.Умарта кортлары аны бик яраталар.(102 сүз) А.Алиш

Изложение

Усак

Усакның яфраклары вак. Алар ботакларга нечкә озын саплар белән беркетелгән була.Шуңа күрә бертуктаусыз хәрәкәтләнеп, бер-берсенәбәрелеп шаулыйлар..Хәтта җилсез көндә дә усак урманында яфраклар өзлексез кыштырдап утыралар.

Кайберәүләр усакны агачка да санамыйлар. Имеш, усак-черек агач.Алай уйлау дөрес түгел. Усактан салынган өй йөз еллап чыдый. Усак агачы гөмбәгә һәм төрле кортларга бирешми.Коры усак агачы җиңел, нык. Өрлек, түшәм һәм идәнөчен яхшы. Кое бурасы ясауөчен әйбәт. Усак савы-сабалар, шырпы эшләүдә, уенчыклар һәм химик әйберләр әзерләүдә кулланыла.

Элек     кешеләр, өйләрен яктырту өчен, усак чырысыннан файдаланганнар. Ул якты ялкын чыгарып яна. (93 сүз) Гата Насыйров

Изложение

Хәйдәр коткарды

Хәйдәрнең мине үлемнәнкоткаруы тимераякта йөргәндә булды.

Кар ятмаган әле.Мәктәптән кайтканда карасак, боз туңган. Яр читендә- пыяла шикелле.

Төштән соң киттек тегермән буасына. Ә буа киң. Уртасында зур бер утравы да бар. Уртага кергән саен, бозы ныграк кебек.Шундый тигез, шома! Мин-иркенгә-утрау ягына элдерәм генә!

Алга карасам, ни күзем белән күрим, бәләкәйрәк күл кадәр су! Читкә борылып та өлгермәдем- бар да чум!

Боз өстендә Хәйдәр генә. Миңа таба  килдедә аяк-кулларын җәеп, бозга капланып ятты.Шуышып килде.Кулдан тотып алды да ашыкмый гына тартты.

Кыю дустым Хәйдәр булмаса, чыга алмаган булыр идем. (95 сүз)М. Рәфыйковтан

Изложение

Ябалак, тавык, аучы

Ябалак бик түбән кунаклавын белмәде. Аның күзләре яхшылап күрмәде. Инде яктырган иде.Матур куак сайлап оча торган кошлар да уянганнар иде.

Ябалак үзенең тырнаклары арасында тыпырчынган тавыктан көлде:-Ябалаклар яктыргач йөклыйлар.Көндез күрүнең нигә кирәге бар? Төнлә дисәң, менә әйтсәң дә ярый. Кемнең күзе яхшыкүрә, шул сезнең кебек тавыкларны тотып ала.Үзенә тәмле азык таба. Мин сине рәхәтләнеп ашармын...

Оста аучы куакларга посып кына килде. Мылтык тавышы ишетелде. Яфраклар селкенештеләр.Ябалак һәм аның тырнагындагы тавык җиргә егылып төштеләр.

Бер атуда ике кошны бәреп төшердем,- дип шатланды аучы.

Зирәк кешенең күзләре көндез дә, төнлә дә яхшы күрә шул.(100 сүз) Җ Тәрҗеманов

Күчереп язу

Икмәк – тормыш нигезе.

   Кеше икмәксез тора алмый. Без аны яратып ашыйбыз. Хуш исле йомшак икмәк табынга ямь бирә. Ул кешенең күңелен күтәрә.

   Ләкин безнең арада икмәкнең кадерен белми торган кешеләр дә бар әле. Кайчак урамда яки кибет идәнендә ипи кисәкләре ята. Ашханәдә ипи валчыкларын идәнгә төшерүчеләр дә очрый. Бу кешеләр игенче хезмәтен аңламыйлар булса кирәк.

   Игенче йокыдан иртә тора. Ул һаваның төрле шартларында да эштән туктамый. Үстерелгән уңышны вакытында җыеп алырга ашыга. Кызу эш вакытында игенчегә аз гына вакыт ял итәргә кала.

   Ипинең һәр валчыгын кадерләргә кирәк. Икмәк - тормыш нигезе.

                                                                                            (87 сүз)                          

   Биремнәр.       1 вр.

1. Икенче абзацтагы исемнәрне табыгыз, килешләрен билгеләгез.

2. Өченче абзацтагы икенче җөмләдә ия астына – бер, хәбәр астына – ике, иярчен кисәкләр астына дулкынлы сызык сызыгыз, сүз төркемнәрен билгеләгез.

                           2 вр.

1. Өченче абзацтагы исемнәрне табыгыз, килешләрен билгеләгез.

2. Икенче абзацтагы беренче җөмләдә ия астына – бер, хәбәр астына – ике, иярчен кисәкләр астына дулкынлы сызык сызыгыз, сүз төркемнәрен билгеләгез.

Аңлатмалы диктант

Шомырт агачының бәйрәме.

 Язгы кояш җылыта. Чияләр һәм алмагачлар язгы җилләргә горур гына баш ияләр. Алар әле үзләренең чәчәк бйреләрен ачар-ачмас кына утыралар.

   Шомырт бу көннәрдә язның хуш исләрен тарата. Аның нәни ак күбәләктәй нәфис чәчәк таҗларын шомыртның шатлыгын еракларга сибә.

   Шомыртка бу бәйрәмгә бал кортлары һәм нәни коңгызлар да килә. Шомырт аларны татлы ширбәт белән сыйлый. Безгә дә елмаеп баш ия. Безгә берәр тәлгәш чәчәк бүләк итә.(65 сүз)

 

Биремнәр.

1.Икенче җөмләдән  сүзтезмәләрне яз.

2. Текста шомырт сүзенең килешләрен билгеләргә.

Контроль диктант

Ямьле Агыйдел буйлары

Ямьле лә Агыйдел буйлары!

Күк йөзе эреле-ваклы йолдызлар белән тулы. Йолдызларның шәүләләре Агыйдел төбенә алтын багана булып сузылган. Йолдызлар уртасында – тулган ай. Ай үзенең алтын нурларын җиңел генә тирбәлеп торган Агыйдел өстенә сибә. Мондый кичләрдә Агыйдел буйлап юлга чыксаң да күңелле. Син атлыйсың, ә ай синең белән бергә бара.

Менә айны вак кына юка болытлар томалап ала. Мондый чакта Агыйдел өстендәге ай нурлары югала, су өсте моңсулана.

Тирә-якта нинди тынлык! Шундый тыныч- теләсәң, үз йөрәгеңнең типкәнен дә ишетә аласың.(79 сүз.) (Г. Гобәйдән)

Бирем

1.Кисәкчәләрнең астына сыз:

I вариант -бишенче җөмләдә;

2.Җөмләнең баш кисәкләрен билгелә:

I вариант-өченче җөмләдә;

3.Тексттан алмашлыкларны тап, килешләрен билгелә. Шул ук килешләрдә 1 зат, берлек сандагы алмашлыкны яз.