Рабочая программа по татарсой литературе в татарской группе в 5 классе по учебнику Ф.Ф.Хасановой, Г.М.Сафиуллиной, М.Я.Гарифуллиной

Автор: Гусманова Айгуль Юсубовна

Дата публикации: 21.11.2016

Номер материала: 4105

Рабочие программы
Родной язык (не русский)
5 Класс

МУНИЦИПАЛЬ БЮДЖЕТ ГОМУМИ БЕЛЕМ БИРҮ УЧРЕЖДЕНИЕСЕ

Казан шәһәре Совет районының “58нче гомуми белем бирү мәктәбе”

«Каралды»

Татар теле һәм әдәбияты укытучыларының МБ җыелышында

Протокол № ____    ______ 2016 г.

«Килешенде»

Укыту буенча директор урынбасары

___________  А.Р.Мөбарәкова

«Раслыйм»

“58нче мәктәп” МБГББУ

__________ Г.З.Коптелова

Боерык№ ____  ________ 2016 г.

5 нче сыйныфның татар төркеме өчен

татар әдәбиятыннан

ЭШ ПРОГРАММАСЫ

2016-2017 уку елы

Төзүче (автор) Госманова Айгөл Юсуб кызы

 беренче квалификацион категорияле укытучы

5 нче сыйныф өчен татар әдәбиятыннан белем бирү программасы ( татар төркеме )

Аңлатма язуы

Эш программасы түбәндәге документларны исәпкә алып төзелә:

Стандарт: Федераль дәүләт белем бирү стандарты.

 Программа:  Ф. Ф. Хәсәнова, Г.М. Сафиуллина,  М.Я. Гарифуллина Рус телендә төп гомуми белем бирү оешмалары өчен  татар әдәбиятыннан  программа (татар телен туган тел буларак өйрәнүче  укучылар  өчен): 5-9 нчы сыйныфлар. – Казан: “Мәгариф-Вакыт”, 2014”

Дәреслек: Татар әдәбияты: рус телендә төп гомуми белем бирү оешмалары өчен д-лек. Ике кисәктә.  , 5 нче сыйныф Ф.Ф.Хәсәнова, Г.М.Сафиуллина М.Я.Гарифуллина ,Казан “Мәгариф-Вакыт” нәшрияты,  2014 .

Эш программасының эчтәлеге.

Яңа стандарттагы иң мөһим таләп мондый: мәктәпне тәмамлаганда, укучы үз алдына максат куярга һәм аны тормышка ашыру юлларын үзе таба алу дәрәҗәсенә күтәрелергә тиеш. Бу – яңа стандартта эшлекле белем дип атала. Эшлекле белем – стандарт керткән яңалыкның әһәмиятле эчтәлеген ачып бирүче иң гомуми төшенчә. Белем алу гамәлләренең структурасын һәм принцибын стандарт үзе аңлата:

Структурасы – теория ярдәме белән, әдәби әсәрләргә анализ ясап, эчтәлек табу. Белем компонентлары өчәү: теория, өйрәнелә торган объект һәм алар арасындагы бәйләнеш – анализ гамәле.

Татар әдәбиятын укытуның максатлары:

матур әдәбият текстларын форма һәм эчтәлек берлегендә аңлап кабул итү, төп әдәби-тарихи мәгълүматларны һәм әдәби-теоретик төшенчәләрне белү;

дөньяга гуманлы караш, гражданлык тойгысы, патриотизм хисләре, әдәбиятка һәм халыкның мәдәни кыйммәтләренә ярату һәм хөрмәт булдыру, ягъни рухи дөньясы бай булган шәхес тәрбияләү;

әдәби текстны эмоциональ кабул итүне, образлы һәм аналитик фикерләүне, иҗади күзаллауны, китап укучы культурасын һәм автор позициясен аңлауны, сәнгать төрләре белән берлектә әдәбиятның сүз сәнгате буларак үзенчәлеге турында карашны; матур әдәбият әсәрләрен мөстәкыйль уку ихтыяҗын; укучыларның телдән һәм язма сөйләмен үстерү;

әдәбият белеменең нигез төшенчәләренә һәм әдәбият тарихының төп факторларына нигезләнеп, әдәби әсәрне уку һәм анализлау; әсәрләрдәге конкрет-тарихи һәм гомумкешелек эчтәлекне аерып ала белү; телдән һәм язма чыгышларда әдәби тел байлыгыннан дөрес файдалана белү күнекмәләре булдыру.

Куелган максатка ирешү өчен, түбәндәге бурычлар куелды:

1.матур әдәбият әсәрләрен мөстәкыйль аңлап укуларына ирешү;

2.татар этикеты  тәкъбирләрен кертеп, язма һәм телдән сөйләм күнекмәләрен булдыру;

3.күрсәтелгән лексик темалар буенча  телдән яки язма монологик сөйләм булдырырга ирешү;

4.карап чыгу, танышу, өйрәнү, эзләнү максаты белән уку төрләрен кулланып, төрле жанрдагы текстларны аңлап уку күнекмәләрен үстерү;

5.тәкъдим ителгән текстларны яттан өйрәнү.

6.татар телендәге сөйләмне фонетик, лексик, грамматик яктан дөрес төзергә күнектерү;

7.татар халкының фән, мәгариф, сәнгать, мәдәният өлкәсендәге казанышлары, күренекле шәхесләре белән таныштыруны дәвам итү;

8.халыкларның үзара аңлашып, тату яшәвенә омтылыш тәрбияләү.

 Эш программасы тел белеме тармаклары арасында системалылык һәм эзлеклелек, фәннилек, аңлаешлылык принципларын истә тотып төзелде

Укучыларның белем дәрәҗәсенә таләпләр

Тыңлап аңлау

Бәйләнешле текстны тыңлап, эчтәлеге буенча укытучының сорауларына җавап бирә белү яки сөйли алу; җанлы сөйләмне аңлап аралаша алу.

Диалогик сөйләм

Сорау һәм җавап репликаларын дөрес кулланып, тәкъдим ителгән ситуация буенча сөйләшү үткәрә алу; укылган яки тыңланган текстның эчтәлеге буенча әңгәмә кора алу.

Монологик сөйләм

Җыйнак җөмләләрне җәенкеләндереп, хикәя төзи алу; лексик тема буенча бәйләнешле текст төзеп сөйли алу; укылган текстның эчтәлек сөйләп бирә алу.

Уку

Төрле жанрлардагы текстларны сәнгатьле итеп һәм тулысынча аңлап укый һәм төп мәгълүматны таба белү; текстагы таныш булмаган сүзләрнең мәгънәләрен сүзлекләрдән табып аңлата белү; татар балалар язучылары һәм шагыйрьләре турында сөйли белү; әдәби әсәрләрдән алынган өзекләрне укып, андагы вакыйгалар турында әйтеп бирә белү;  шигырьләрне яттан сөйли алу.

Язу

Лексик тема буенча хикәя язу алу; укылган текстның эчтәлеге буенча сорауларга язмача җавап бирә алу.

Көтелгән нәтиҗә:

-халык авыз иҗаты жанрларын  аера белү, мисаллар өстендә аңлата белү;

- әсәрләнең эчтәлеген аңлау;

-төп геройлар турында мәгълүмат бирә белү;

-укылган әсәрләр буенча үз фикерләрен әйтә белү;

-укылган әсәрләр буенча сорауларга җавап бирү;

-язучылар иҗаты һәм әсәрләре буенча төзелгән тестларны эшли алу;

- бирелгән әсәрләрне яттан сөйли белү

Укыту программасының үзләштерелүен тикшерү

  1. Дәреслектәге  сораулар һәм биремнәр

  2. Укытучылар төзегән тестлар

 4. “Мәгариф”  журналындагы контроль эшләр һәм тестлар.

Татар әдәбиятыннан  тематик план

Сыйныф: 5

Сәгать саны: барлыгы 68; атнага 2 сәгать

Планлаштырылган контроль дәресләр:

Әдәбиятны өйрәнү – 58 сәг,

Бәйләнешле сөйләм телен үстерү – 9 сәг

Дәрестән тыш уку – 3 сәг

Уку тизлеген тикшерү – 2 сәг

Белем күнекмәләрен тикшерү (тест биремнәре) – 1 сәг.

Сочинение – 2  

Проект эше – 10

Планлаштыру: : Ф. Ф. Хәсәнова, Г.М. Сафиуллина,  М.Я. Гарифуллина Рус телендә төп гомуми белем бирү оешмалары өчен  татар әдәбиятыннан  программа (татар телен туган тел буларак өйрәнүче  укучылар  өчен): 5-9 нчы сыйныфлар. – Казан: “Мәгариф-Вакыт”, 2014” нигезендә төзелде

 Дәреслек: Татар әдәбияты: рус телендә төп гомуми белем бирү оешмалары өчен д-лек. Ике кисәктә.  , 5 нче сыйныф Ф.Ф.Хәсәнова, Г.М.Сафиуллина М.Я.Гарифуллина ,Казан “Мәгариф-Вакыт” нәшрияты,  2014

Өстәмә әдәбият: матур әдәбият әсәрләре

Татар әдәбиятыннан тематик планның эчтәлеге

Бүлекләр

Сәг.саны

1

Халык авыз иҗаты.

1

2

Әкиятләр

8

3

Җырлар.

4

4

Кыска жанрлар/ Мәкальләр һәм әйтемнәр, табышмаклар.

4

5

Бәетләр.

2

6

Риваятьләр, легендалар.

6

7

Әдәби әкиятләр

15

8

Хикәя.

5

9

Мәсәл.

2

10

Практик дәрес.Сәнгать төре буларак әдәбият.

1

11

Шигырьләр.

8

12

Бәйләнешле сөйләм телен үстерү

9

13

Класстан тыш уку

3

Барлыгы

68

Программаны үзләштерүдән көтелгән нәтиҗәләр                         

      Төп гомуми белем бирү мәктәбендә фәнне гамәли үзләштерү нәтиҗәсендә укучыларда әдәби укуның роле һәм мөһимлеге турында

       күзаллаулар формалаша. Татар мәдәниятенең укучылар  өчен булган катламы белән  танышу башка мәдәнияткә карата ихтирам хисе уята,

       ягъни укучыларга үз мәдәниятләрен дә тирәнрәк аңларга мөмкинлек бирә, аларда ватанпәрвәрлек хисе уята.

Гомуми нәтиҗәләр:

  • укучыларның коммуникатив компетенциясен (аралашу осталыгын) үстерү, телдән аралашу күнекмәләре булдыру;
  • коммуникатив бурычлар куя һәм хәл итә белү, адекват рәвештә аралашуның вербаль һәм вербаль булмаган чараларыннан,  сөйләм этикеты үрнәкләреннән  файдалана алу, итагатьле һәм киң күңелле әңгәмәдәш булу;
  • фәнгә  карата уңай мотивация һәм тотрыклы кызыксыну булдыру һәм  уңышлы үзләштерергә шартлар тудыру.       

Шәхси нәтиҗәләр:

  • шәхесара һәм мәдәниятара аралашуда  фәнгә карата ихтирамлы караш булдыру һәм аны яхшы өйрәнү теләге тудыру;
  • әхлакый кагыйдәләрдә ориентлашу, аларны үтәүнең мәҗбүрилеген аңлау;
  • әдәби әсәрләрдәге төрле тормыш ситуацияләренә һәм геройларның  гамәлләренә гомүмкешелек нормаларыннан чыгып бәя бирү.                                                                                                 

       Метапредмет нәтиҗәләр

 Танып белү:

  • фикерләүне үстерү белән бәйле психик функцияләр: логик фикерләү, сәбәп-нәтиҗә бәйләнешләрен табу, индуктив, дедуктив фикерли белү;
  • классификацияләү өчен уртак билгеләрне билгеләү;
  • ихтыяр көче, максатчанлык, активлык кебек сәләтләрне формалаштыру;
  • аерым темаларга караган сорауларга җавап бирә белү;
  • рәсем буенча җөмләләр, сораулар төзи белү;
  • укылган яки тыңланган мәгълүматның эчтәлегенә бәя бирә белү.

Регулятив:

  • уку хезмәтендә үзеңә максат куя, бурычларны билгели белү;
  • эш тәртибен аңлап, уку эшчәнлеген оештыра, нәтиҗәле эш алымнарын таба  белү;
  • уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү;

-    укытучының күрсәтмәләрен аңлап үти белү;

-    дәрестә эш урынын мөстәкыйль әзерли белү һәм тәртиптә тоту күнекмәләрен үстерү.

  Коммуникатив:

  • әңгәмәдәшеңнең фикерен тыңлый, аңа туры килерлек җавап бирә белү;
  • аралаша белү сәләтен үстерү (аралашучанлык, хислелек, эмпатия хисләре);
  • парларда һәм күмәк эшли белү;
  • әңгәмәдәшең белән сөйләшүне башлый, дәвам итә, тәмамлый белү.                                                                                  

Татар теле һәм әдәбияты буенча язма эшләрне һәм телдән җавапларны бәяләү критерийлары

Укучыларның ана теленнән алган белем сыйфаты даими рәвештә тикшерүгә бәйле. Татар теле дәресләрендә укучы үзе үзләштергән теоретик мәгълүматны гамәлдә куллана алырлык белем, осталык һәм күнекмәләргә ия булырга тиеш. Тел һәм сөйләм күнекмәләрен дөрес бәяләү укучының тел, аралашу өлкәсенә караган мәгълүматлылыгын, гомуми белем һәм фикерләү дәрәҗәсен дә билгели. Белемне тикшерү, үзмаксатка әйләндерелеп, укучыларның белем дәрәҗәсен тикшерү ысулына, укытучы эшенә бәя бирүгә генә кайтарылып калырга тиеш түгел. Ул — укыту процессының аерылгысыз өлеше, чөнки бу очракта укытучы тарафыннан белем дәрәҗәсе турында алынган мәгълүмат уку материалын, укучыларның эшчәнлеген нәтиҗәле итеп оештырырга һәм аларның укуга мөнәсәбәтен үзгәртергә, җаваплылыгын арттырырга ярдәм итә. Димәк, укучыларның белем, осталык һәм күнекмәләрен дөрес итеп бәяләү телне аралашу коралы буларак үзләштерүне, тел турында системалы белем булдыруны күзаллый, шулай ук ул башка милләт телен, мәдәниятен өйрәнү өчен дә мөмкинлекләр ача. Укучыларның татар теленнән белем һәм күнекмәләрен гадел итеп бәяләү — укытучы эшчәнлегенең иң мөһим сыйфаты. Бу таләпләрнең үтәлүе белем бирүнең сыйфатын арттыруга, аны бәяләүгә якын килүне, материалны чама белән тиешле күләмдә тәкъдим итүне тәэмин итә.

Мәктәптә укучыга куела торган билге телне үзләштерү дәрәҗәсен күрсәтеп кенә калмый, бәлки зур тәрбияви әһәмияткә дә ия. Шуңа күрә билгене җәза бирү чарасы буларак файдалану катгый рәвештә тыела. Билгене төшереп яки күтәреп кую да әхлакый тәрбия бирүгә җитди зыян китерә. Бары тик дөрес һәм гадел бәя генә укучыга карата уңай тәрбия чарасы булып санала ала.

Татар теле һәм әдәбияты буенча бирелгән белемнәрнең үзләштерелү дәрәҗәсен сөйләмдә ачык чагылышын тикшерү максатыннан дәресләрдә төрле эшләр – укучылардан төрле темаларга диалоглар төзетү, текстның эчтәлеген сөйләтү, сәнгатьле уку минутлары үткәрү, ирекле яки аерым бер темага әңгәмә оештырулар каралган.

Сөйләм теленә бәяләр, гадәттә, сөйләмнең аңлаешлыгына, сөйләүченең хәзерге әдәби теленең орфоэпик нормалары белән идарә итүенә, фактик хаталарның булмавына бәйле була.

Нигездә «5» ле билгесе югарыда ассызыклап үтелгән критерияләрнең барысыда искә алынса, ягъни сөйләүченең сөйләме аңлаешлы, эзмәэзлекле, бер мантыйкка корылган, эчтәлекле, сәнгатьле, татар әдәби теленең барлык орфоэпик нормаларына җавап бирсә куела.

«2»ле билгесе исә, укучының сөйләме аңлаешлы , логик эзмәэзлекле булмаса, байтак фактик хаталар китсә, чыгыш татар теленең орфоэпик нормаларына җавап бирмәсә куела.

Татар теле һәм әдәбияты буенча бирелгән белемнәрнең үзләштерелү дәрәҗәсен, язуда дөрес кулланылышын тикшерү максатыннан дәресләрдә төрле язма эшләр – диктант, изложение һәм сочинениеләр яздырыла. Диктантларны бәяләгәндә, орфографик һәм пунктуацион хаталарның саны, ә изложение белән сочинениеләрдә исә орфографик һәм пунктуацион хаталар белән бергә теманың ачылу дәрәҗәсе, язманың тел байлыгы, грамматик ялгышлары, логик һәм фактик хаталар да исәпкә алына.

Укучы проектын бәяләү критерийлары

Проектны бәяләү юнәлешләре:

  1. Эшнең әһәмиятлелеге һәм тормышта куллана алу мөмкинлеге.
  2. Теманы (проблеманы) ачу тулылыгы.  
  3. Проектның сайланган тема һәм максатларга җавап бирә алуы.
  4. Эзлеклелек саклану.
  5. Нәтиҗә һәм йомгаклауларның төгәллеге.
  6. Үз фикерләрен яклый белү.
  7. Үстерелеш мөмкинлеге булу (перспектива).
  8. Проектның бизәлеше, эстетик яктан бәя.
  9. Проектны эшләү нормаларына туры килү.

Проектны яклауны бәяләү критерийлары:

  1. Докладның, тәкъдир итүнең тулылыгы.
  2. Тема буенча белемнәрнең күләме.
  3. Сөйләм этикеты.
  4. Вакытны тою.
  5. Тыңлаучыларның игътибарын җәлеп итү.
  6. Сорауларга җавап бирә алу.
  7. Үз фикерләрен якларга әзерлек.
  8. Киң күңеллелек, уңай мөнәсәбәт.

критерий

1

2

3

4

5

6

7

8

сумма

балл

2

2

2

2

2

2

2

2

16

Билге:

«5» -         13-16 балл

«4» - 10-12 балл

«3» - 8-9 балл

«2» 8 баллдан ким

Сочинениеләрне бәяләү

1. «5»ле билгесе куела: әгәр дә эчтәлек темага туры килсә, аны бирүдә зур хаталар булмаса; плансыз яки план нигезендә эзлекле язылса, морфологик күренешләрне һәм синтаксик төзелмәләрне уңышлы кулланса; текстта образлылык һәм стиль бердәмлегенә ирешелсә; 1 орфографик яки 1 пунктуацион яисә 1 грамматик хата булырга мөмкин.

2. «4»ле билгесе куела: эчтәлек темага туры килсә, ул дөрес ачылса; берәр хата җибәрелсә, хикәяләү эзлеклелегендә артык әһәмиятле булмаган бозу сизелсә; теле бай, образлы булса, стиль бердәмлеге сакланса, 2 орфографик, 2 пунктуацион яки 2 грамматик хата булырга мөмкин.

3. «3» ле билгесе куела: эчтәлекне нигездә дөрес биреп, кайбер читләшүләр, кайбер төгәлсезлекләр җибәрелсә; хикәяләү эзлеклелегендә аерым бозулар очраса, теле бай булмаса, күбрәк бер төрле синтаксик төзелмәләр файдаланылса, сүзләрне куллануда ялгышлар җибәрелсә, стиль бердәмлеге сакланып җитмәсә, теле җитәрлек дәрәҗәдә образлы булмаса, 3 орфографик, 3 пунктуацион һәм 3 грамматик хата булса.

4. «2»ле билгесе куела: эш темага туры килеп бетмәсә, фактик төгәлсезлекләр җибәрелсә, планга туры килмичә, эзлеклелек бозылса, теле ярлы булып, кыска һәм бер типтагы җөмләләр белән язылса; стиль бердәмләге булмаса, 7 орфографик, 7 пунктуацион һәм грамматик ялгышлар булса.

Уку тизлеген тикшерүне бәяләү

                 

5

6

7

8

9

Уку тизлеге (сүз саны)

70-80

75-85

80-95

90-110

90-110

“5” – 70-80 сүз

“4” – 55-69 сүз

“3” – 40-54 сүз

“2” -  39дан ким булса

“5” – 75-85 сүз

“4” – 60-74 сүз

“3” – 43-59 сүз

“2” -  42дән ким булса

“5” – 80-95 сүз

“4” – 65-79 сүз

“3” – 53-64 сүз

“2” -  52дән ким булса

“5” – 90-110 сүз

“4” – 75-89 сүз

“3” – 55-74 сүз

“2” -  54тән ким булса

“5” – 90-110 сүз

“4” – 75-89 сүз

“3” – 55-74 сүз

“2” -  54тән ким булса

                 

 Укыту методик комплекты

УМК

Укытучы өчен методик   әдәбият

         У кучылар өчен әдәбият

  1. Стандарт: Федераль дәүләт белем бирү стандарты. 2010.
  2. Программа: Ф.Ф.Хәсәнова, Г.М. Сафиуллина,  М.Я. Гарифуллина Рус телендә төп гомуми белем бирү оешмалары өчен  татар әдәбиятыннан  программа (татар телен туган тел буларак өйрәнүче  укучылар  өчен): 5-9 нчы сыйныфлар. – Казан: “Мәгариф-Вакыт”, 2014”

 Дәреслек:  Татар әдәбияты: рус телендә төп гомуми белем бирү оешмалары өчен д-лек. Ике кисәктә.  , 5 нче сыйныф Ф.Ф.Хәсәнова, Г.М.Сафиуллина М.Я.Гарифуллина ,Казан “Мәгариф-Вакыт” нәшрияты,  2014

1. Әдәбият белеме сүзлеге. Төз. А.Г. Әхмәдуллин. - Казан: Тат.кит.нәшр., 1990

2.Заһидуллина Д.Ф., ИбраһимовМ.И., Әминева В.Р. Әдәби әсәргә анализ ясау. - Казан: Мәгариф, 2005

3.Татар әдәбияты: Теория. Тарих. Д.Ф. Заһидуллина. Казан: Мәгариф, 2006.

4.Гәрәева Г.Х. Уйный-уйный укыйбыз. Казан: Яңалиф, -2007. - 240б.

5.Даутов Р.Н., Гамбәров Н.Г. Балачак әдипләре, 3 кисәктә. Казан: Мәгариф

6.Гөлбакча. Казан: Тат.кит.нәшр. 1990.- 254б.

«Фән һәм мәктәп», «Мәгариф»  журналлары, “Мәгърифәт”, “Ачык дәрес” газеталары

1.Гөлбакча. Казан: Тат.кит.нәшр. 1990.- 254б.

2 Иң матур сүз. Казан, Тат. кит. Нәшр. 2005

3. Әкият китаплары.

                                                                                                       

Календарь - тематик план

Дәрес темасы

Сәг.

саны

Дәрес тибы

Контроль

төрләре

Укучылар эшчәнл. характеристика уку эшчәнлеге төрләре

Үткәрү вакыты

План буенча

Фактик

1 чирек – 18 сәгать

1

Халык авыз иҗаты

1

Уку материалын беренчел кабул итү

Телдән сорау

Дәреслек белән эш; әңгәмә; эзләнү

02.09

2

Б.С.Ү Татар халык әкиятләре. Китап турында проект эшләрен яклау

1

Уку материалын беренчел кабул итү

Индивидуаль эш

Сәнгат. уку; эчтәлек сөйләү; анализлау

06.09

3

Халык әкияте төрләре. Әкиятләрнең төзелеше.

1

Уку материалын беренчел кабул итү

Телдән сорау

Эчтәлек сөйләү; әкиятнең төрен ачыклау; образларны бәяләү

09.09

4

“Ак Байтал” әкияте. Ат турында мәкальләр һәм әйтемнәр.

1

Уку материалын беренчел кабул итү

Телдән сорау

 эчтәлеген аңлап сөйли белү;

13.09

5

Практик дәрес.  Атка мәдхия.

1

Беренчел күнекмәләрне камилләштерү

Индивидуаль эш

Сорау-җавап, укытучы сүзе, иҗади уку, сүзлек өстендә эш.

16.09

6

Үги кыз. Татар халык әкияте.

1

Беренчел күнекмәләрне камилләштерү

Телдән сорау

Дәреслек белән эш, табышмак әйтешү; ятлау.

20.09

7

Хәйләкәр төлке. Татар халык әкияте. Уку тизлеген тикшерү

1

Беренчел күнекмәләрне камилләштерү

Телдән сорау

Лек-я тыңлау; җавап бирү; презен-я карау. “Ак байтал” тексты буенча уку тизлеген тикшерү

23.09

8

Солдат балтасы.  Татар халык әкияте. Проект эше “Татар халык әкиятләре”

1

Беренчел күнекмәләрне камилләштерү

Телдән сорау

Сән-ле уку; сорау һәм биремнәр өстендә эш; эчтәлек сөйләү

27.09

9

Халык иҗаты белән рухланып. Г.Тукай “Төлке һәм йөзем җимеше”, “Аккош Чуртан һәм Кыскыч”

1

Беренчел күнекмәләрне камилләштерү

Телдән сорау

Сән-ле уку; эчтәлеген сөйләү, иллюс. ясау

30.09

10

Дәрестән тыш уку Әхмәт Исхак “Төлке һәм виноград”, И.Крылов “Аккош Чуртан һәм Кысла”

1

Уку материалын беренчел кабул итү

Телдән сорау

Лек-я тыңлау; текст белән эшләү; музыка тыңлау

04.10

11

Кол Гали “Кыйссаи Йосыф”

1

Уку материалын беренчел кабул итү

Телдән сорау

Лек-я тыңлау; дәреслек белән эш; Тукай һәйкәле турында мәгъ-т туплау

07.10

12

Мөхәммәдьяр. Хикәят.

1

Беренчел күнекмәләрне камилләштерү

Телдән сорау

Музейга читтән торып экскурсия; сорауларга җавап

11.10

13

Каюм Насыйри иҗаты белән танышу.

1

Уку материалын беренчел кабул итү

Телдән сорау

Лек-я тыңлау; сәнг-ле уку; биогр. сөйләү

14.10

14

Каюм Насыйри “Патша белән карт”, “Бай һәм хезмәтче”, “Аңгыралык бәласе”

1

Уку материалын беренчел кабул итү

Телдән сорау

Сән-ле уку; текст белән эш; план төзү, ятлау

18.10

15

Г.Тукай  иҗаты белән танышу.

“Су анасы” әкияте

1

Беренчел күнекмәләрне камилләштерү

Телдән сорау

 

21.10

16

Г.Ибраһимов иҗаты белән танышу.  

1

Уку материалын беренчел кабул итү

Индивидуаль эш

“Тукай” романының дәреслектә булмаган бүлекләрен уку; эчтәлек сөйләү

25.10

17

Г Ибраһимов “Яз башы” әсәре

1

Беренчел күнекмәләрне камилләштерү

Телдән сорау

Лек-я тыңлау; сәнг-ле уку; сурәтләү чараларын язу

28.10

18

БСҮ  М.Җәлил “Җик ариясе”,  “Алтынчәч” либреттосыннан өзекләр

1

Уку материалын беренчел кабул итү

Телдән сорау

Яттан шиг. сөйләү; сәнг. уку; биремнәр үтәү

08.11

2 чирек – 14 сәгать

19/1

М.Җәлил иҗаты. “Кызыл ромашка”, “Җырларым” шигырьләре.

1

Беренчел күнекмәләрне камилләштерү

Телдән сорау

 Лек-я тыңлау; текст өстендә эш; план төзү

11.11

20/2

Проект эше “Харис Якупов” Х.Якупов “Хөкем алдыннан” картинасы

1

Уку материалын беренчел кабул итү

Индивидуаль эш

Сән-ле уку; җыр тыңлау; сорау һәм биремнәр өстендә эш

15.11

21/3

Ф.Кәрим “Кыр казы”. “Ватаным өчен”

1

Беренчел күнекмәләрне камилләштерү

Телдән сорау

Әсәрне уку; обр-га хар-ка бирү; эчтәлек сөйләү, биремнәр үтәү

18.11

22/

4

БСҮ Сагыну

Проект эшен яклау “Сагындам, бик сагындым сине, Туган ил!” Г.Кутуй “Сагыну”

1

Уку материалын беренчел кабул итү

Телдән сорау

Укытучы сүзе, әңгәмә,

сорау-җавап. Репродуктив, чагыштыру, сәнгатьле уку, сорауларга җавап бирү

22.11

23/5

Дәрестән тыш уку.

Сибгать Хәким “Колын” Фатих Хөсни “Чыбыркы”

1

Беренчел күнекмәләрне камилләштерү

Индивидуаль эш

Лек-я тыңлау; текст белән эш; сән-ле уку

25.11

24/6

Нәби Дәүли “Бәхет кайда була”. Проект эшен яклау. “Кешене хезмәт бизи” темасына презнтация

1

Бәйләнешле сөйләм үстерү

Телдән сорау

Чәчәкләр турында әңгәмә; яраткан чәчәкләре тур-да сөйлиләр, сорауларга җавап бирәләр

29.11

25/7

ФЯруллин  иҗаты

“Зәңгәр күлдә ай коена”

1

Уку материалын беренчел кабул итү

Телдән сорау

  Укытучы сүзе, сүзлек өстендә эш, сорау-җавап, иҗади уку.

02.12

26/8

Н.Исәнбәт  “Туган ил”. Проект эше “Үз илемдә” шигыренә рецензия язу

1

Бәйләнешле сөйләм үстерү

Телдән сорау

Сорауларга җавап бирү; план төзү; план буенча сөйләү

06.12

27/9

 Н.Мадяров “Сиҗа кайттым, гүзәл туган җирем”, Ф.Садриев “Тургай ни дип җырлый”

Проект эше “Туган төбәгем”

1

Беренчел күнекмәләрне камилләштерү

Телдән сорау

Эчтәлек сөйләү; әсәрнең төп темасын, автор әйтергә теләгән фикерне ачыклау

09.12

28/10

Р.Вәлиева иҗаты. “Табигать баласына” Проект эше “Күчмә кош”

1

Уку материалын беренчел кабул итү

Телдән сорау

Лек. тыңлау; дәреслек белән эш

13.12

29/11

М.Әгләмов “Матурлык минем белән”  Проект эше “Туган як” турында шигырь язу

1

Беренчел күнекмәләрне камилләштерү

Телдән сорау

Хикәяне уку; эчтәлеген сөйләү; сорау һәм биремнәр өстендә эш

16.12

30/12

Белемегезне тикшерегез. Тест биремнәрен үтәү. Музейлар белән танышу

1

Кабатлау

Тест

20.12

31/13

БСҮ Тәрҗемә әсәрләр А.Платонов “Ягъфәр бабай”

1

Беренчел күнекмәләрне камилләштерү

Телдән сорау

Яттан сөйләү

23.12

32/14

Язучылар иҗатында юмор. “Телефонлы кәҗә”, “Интернетта – ALF”, Зөһрә кы – безнең авылдан”, Уйлап табучы”

1

Бәйләнешле сөйләм үстерү

Телдән сорау

“Минем яраткан китабым” темасына әңгәмәдә катнаша, сорауларга җавап бирә; яраткан китабы биргән юнәлешне билгели

10.01

3 чирек – 20 сәгать

33/

1

Халык авыз иҗаты Бишек җырлары. Проект эше “Бишек җырлары” җыентыгы.

1

Беренчел күнекмәләрне камилләштерү

Телдән сорау

Сәнг.уку; әсәрнең аерым гонсырларына игъ-бар итү; обр-га х-ка бирү

13.01

34/2

Шагыйрләр иҗат иткән бишек җырлары. И.Юзеев “Дуэт”, Э.Шәрифуллина “Бишек җыры”, Р.Вәлиев “Бишек җыры”.

1

Уку материалын беренчел кабул итү

Телдән сорау

Дәреслек белән эш; җырлар тыңлау; сорауларга җавап бирү

17.01

35/3

Татар халык әкиятләре “Камыр батыр”

1

Беренчел күнекмәләрне камилләштерү

Телдән сорау

Лек. тыңлау; текст белән эш; сор. җавап бирү

20.01

36/4

Дәрестән тыш уку. “Өч каләм”,  “Кәтән Иванович”

1

Беренчел күнекмәләрне камилләштерү

Телдән сорау

Сән-ле уку; киңәйтелгән план төзү; эчтәлек сөйләү

24.01

37/5

Мәсәлләр. Г.Тукай “Көзге һәм Маймыл”, Г.Шамуков “Көзле белән Маймыл”

1

Уку материалын беренчел кабул итү

Телдән сорау

Сән-ле уку; әңгәмә; обр-га х-ка бирү

27.01

38/6

Кол Гали “Кыйссаи Йосыф”

1

Бәйләнешле сөйләм үстерү

Телдән сорау

Бергәләп план төзү; план буенча фикер алышу, сөйләү

31.01

39/7

Ш.Галиев “Кол Галигә”

1

Уку материалын беренчел кабул итү

Телдән сорау

Лек-я тыңлау; дәреслек б-н эш; сор.һәм бир. өстендә эш

03.02

40/8

Каюм Насыйри “Әбүгалисина”

1

Беренчел күнекмәләрне камилләштерү

Телдән сорау

Әкиятне уку, киңәйтелгән план төзү; сорау һәм биремнәр өстендә эш

07.02

41/9

Б.С.Ү  Әбүгалисина

1

Бәйләнешле сөйләм үстерү

Телдән сорау

Яраткан йорт хайваннары турында сорауларга нигезләнеп әңгәмә үткәрү

10.02

42/10

Г.Тукай “Эш беткәч уйнарга ярый”

1

Уку материалын беренчел кабул итү

Телдән сорау

Сәнг-ле уку; эчтәлеге буенча әңгәмә; Гата-образына х-ка

14.02

43/11

Б.Рәхмәт “Эш беткәч”

1

Беренчел күнекмәләрне камилләштерү

Телдән сорау

Әкиятнең эчтәлеген сөйлиләр; образ-персон-га бәя бирү

17.02

44/12

Г.Ибраһимов “Фагыйлә”. Хикәя жанры.

1

Уку материалын беренчел кабул итү

Телдән сорау

Лек-я тыңлау; дәреслек мат-ы б-н танышу; биогр. Сөйләү Хикәяне уку; төп өлешләрен аеру; обр-га х-ка; сорау һәм биремнәр өстендә эш

21.02

45/13

 М.Җәлил “Алтынчәч”

Практик дәрес.

1

Беренчел күнекмәләрне камилләштерү

Телдән сорау

Әсәрнең эчтәлегенә төшенү, төп фикерен ачыклау;обр-га х-ка

24.02

46/14

М.Җәлил  Бүреләр

1

Беренчел күнекмәләрне камилләштерү

Индивидуаль эш

Өлешчә эзләнү-тикшеренү; шиг-не анализлау

28.02

47/15

Сочинение “Сугыш узган җирдә”

1

Беренчел күнекмәләрне камилләштерү

Сочинение

Өлешчә эзләнү-тикшеренү; шиг-не анализлау

03.03

48/16

Р.Мостафин “Балыкчы Муса”

1

Бәйләнешле сөйләм үстерү

Телдән сорау

Сор. җавап бирү; телдән хикәя төзү

07.03

49/17

Ф.Кәрим “Гармунчы аю белән җырчы маймыл”, “Сөйләр сүзләр бик күп алар”

1

Беренчел күнекмәләрне камилләштерү

Телдән сорау

Сән-ле уку; сор.һәм бир. өстендә эш; план төзү

10.03

50/18

А.Алиш “Килделәр”

А.Пластов “Фашист самолһты очып үтте”. Картина белән эш.

1

Уку материалын беренчел кабул итү

Телдән сорау

Сән-ле уку; сор.һәм биремнәр өстен. эш; башкала тур. матер. б-н танышу

14.03

51/19

БСҮ Күгебездә балкысын- кояш. Тынычлык турында

1

Беренчел күнекмәләрне камилләштерү

Телдән сорау

Лек-я тыңлау; дәреслек белән эшләү; шәҗәрәләр б-н танышу

17.03

52/20

Л.Лерон “Фашист очып үтте”.  БСҮ  Бөек Җиңүгә 72 ел.

1

Бәйләнешле сөйләм үстерү

Телдән сорау

Сор. җавап бирү; телдән хикәя төзү

31.03

4 чирек – 18 сәгать

53/1

Р.Харис “Ветеран дәфтәрләр”,  Р.Әхмәтҗан “Солдатлар”

1

Беренчел күнекмәләрне камилләштерү

Телдән сорау

Текст б-н эшләү; сорауларга җавап эзләү; Дәүләт символикасы б-н танышу

04.04

54/2

 Дәрестән тыш уку  Н.Дәүли “Кар нинди җылы”

1

Бәйләнешле сөйләм үстерү

Телдән сорау

Казан т-да әңгәмә; бергәләп план төзү; план буенча фикер алышу

07.04

55/3

Р.Вәлиева “Бәхет”, Ф.Яруллин “Бөтенесе кирәк”

1

Беренчел күнекмәләрне камилләштерү

Индивидуаль эш

Әсәрне мөст.уку; эчтәлеген сөл. Обр-га х-ка

11.04

56/4

С.Хәким “Бер горурлык хисе”, “Башка берни дә кирәкми...”,

1

Беренчел күнекмәләрне камилләштерү

Телдән сорау

Сән.уку; эчтәлек сөйләү

14.04

57/5

Э.Шәрифуллина “Татарстан шуннан башлана”,  Г.Зәйнашева “Үз илемдә”

1

Беренчел күнекмәләрне камилләштерү

Телдән сорау

Сән.уку; эчтәлек сөйләү

18.04

58/6

Г.Афзал “Туган җиреңнән китмә”

1

Беренчел күнекмәләрне камилләштерү

Телдән сорау

Лек-я тыңлау; дәреслек б-н эш; презин-я карау

21.04

59/7

Р.Вәлиев “Туган телдә дәшсәм генә...”, К.Сибгатуллин “Шишкн наратлары”

1

Беренчел күнекмәләрне камилләштерү

Телдән сорау

Лек-я тыңлау; дәреслек б-н эш; презин-я карау

25.04

60/8

БСҮ Туган ягым

1

Уку материалын беренчел кабул итү

Индивидуаль эш

Шиг-не сәнг-ле уку; мәк-ң эчтәлеген аңлату;

28.04

61/9

Сочинение И.Шишкин “Нарат урманы”

1

Уку материалын беренчел кабул итү

Сочинение

Укытучы сүзе, сорау-җавап, сүзлек өстендә эш.

02.05

62/10

Д.Родари “Әбинең кошчыклары”

1

Беренчел күнекмәләрне камилләштерү

Телдән сорау

Әңгәмә кору; текст б-н эш; эчтәлек сөйл.; рәсем ясау

05.05

63/11

Антуан де Сент-

Экзюпери “Нәни принц”

1

Уку материалын беренчел кабул итү

Телдән сорау

Лек-я тыңлау; дәреслек б-н эш; презен-я карау Сәнг-е уку; туган тел тур. мәк-р, шиг-р туплау җырлар өйрәнү

12.05

64/

12

Р.Вәлиев “Балачак илчесе”.  Ш.Галиев “Борау”, “Эш кушып булмый”

Беренчел күнекмәләрне камилләштерү

Индивидуаль эш

Укытучы сүзе, сүзлек өстендә эш, сорау-җавап, иҗади уку

16.05

65/13

Р.Миңнуллин “Мин әгәр икәү булсам”

1

Уку материалын беренчел кабул итү

Телдән сорау

Әдәби әсәрне мөстәк. уку; әсәрнең идеясен ачыклау

19.05

66/14

А.Гыймадиев “Динарларда кунакта”

1

Беренчел күнекмәләрне камилләштерү

Индивидуаль эш

Текст б-н эшләү; обр-га х-ка бирү; телдән хикәя төзү; “Рәхимле булыйк бер беребезгә”

23.05

67/15

 Л.Лерон “Песи булсаң иде”

Уку тизлеген тикшерү.

1

Беренчел күнекмәләрне камилләштерү

Телдән сорау

Әңгәмә; контр. тест бирем эшләү. “Балыкчы Муса” тексты буенча уку тизлеген тикшерү

26.05

68/16

Ф.Яруллин “Җыр калдырыйк”.  Еллык үткәннәрне кабатлау. йомгаклау

1

Беренчел күнекмәләрне камилләштерү

Телдән сорау

Әдәби әсәрне мөстәк. уку; әсәрнең идеясен ачыклау

30.05